Татарстан Росреестрында быел беренче Иҗтимагый совет утырышы булды

2019 елның 19 апреле, җомга

          Әлеге утырыш кысаларында торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерү тәртибе турындагы законнардагы соңгы үзгәрешләр яктыртылды, шулай ук әлеге законнарны гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Моннан тыш, Иҗтимагый совет әгъзаларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан торак пунктлар чикләренә кертелгән җирләрдән максатсыз файдалануны ачыклауга юнәлдерелгән эш турында мәгълүмат җиткерелде.
          Иҗтимагый совет утырышын киләсе үткәрү август аена планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International