– Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. Май ае – табигатьтә яшәрү, тормыш-яшәештә яңару чоры. Яз һәм Хезмәт бәйрәме яхшылыкка өмет һәм ышаныч символы булып тора. Хезмәткә көч-рух уята, яшәү дәртен арттыра, тагын да яхшырак яшәргә омтылыш тудыра. Бу чорда тормышның барлык өлкәләрендә дә кешенең үз-үзе һәм гаиләсе өчен җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән үзгәрешләр күзәтелә. Җылы яз көннәре райондашларыбыз күңелендә бары тик якты хатирәләр генә уятсын. Якыннарыгыз белән очрашулар шатлыкка күмелсен. Басу-кырларда үзләрен аямыйча хезмәт куючы игенче-механизаторларыбызга имин хезмәт, фәкать уңышлар юлдаш булсын. Авылларыбыз төзекләнсен, матурлансын. Мәктәпләрдә укулар һәр бала өчен уңышлы төгәлләнсен. Май бәйрәме көннәрен тыныч күңел белән үткәрик, игелекле гамәлләребез белән башкала-рны сөендерик. Бу чорга ниятләгән бөтен уй-хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхетле, сәламәт булыгыз! Барлык гаиләләргә иминлек, ил-көннәребезгә ты-нычлык, исәнлек-саулык телим. Якыннарыгыз белән ярдәмләшеп, һәр көннең матурлыгын күреп яшәргә язсын.
29 апрель көнне «Пирамида "мәдәни-күңел ачу комплексында ел саен үткәрелә торган XIX «Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды. Анда безнең районнан "Конферанс" номинациясендә Алинә Гарифуллина һәм "Хореография" номинациясендә "Авыл дэнс"бию коллективы катнашты.
2019 елның 26 апрелендә Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган шигърият көнен бәйрәм итү кысаларында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан халык өчен күңел ачулар оештырылды.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов белән берлектә төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында булдылар.
30 апрельдә 8дән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе казанда юридик һәм физик затларның банкротлык процедурасына бәйле мәсьәләләр буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк.
26 апрельдән 28 апрельгә кадәр Азнакай муниципаль районында мәктәп укучыларының «Президент ярышлары» Бөтенроссия спорт ярышларының республика этабы финалы узды. Анда безнең районнан Гөлинә Габдрахманова җитәкчелегендәге Олы Кайбыч урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашты һәм 3 урынга лаек булды. Без аларны котлыйбыз!
27 нче апрель көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында 2005 нче елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында волейбол буенча район беренчелеге узды. Нәтиҗәдә, ир-егетләр арасында 1 урынны Федоровский, 2 урынны Чүти һәм 3 урынны Олы Подберезье командалары яулады. Кызлар арасында 1 урынны Федоровский, 2 урынны Олы Подберезье һәм 3 урынны Иске Чәчкаб командалары яулады. Без аларны котлыйбыз!
25 апрельдә Казан шәһәрендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Бөтенроссия туган телләр форумы узды. Аның кысаларында татар теле буенча Халыкара олимпиадага йомгак ясалды.
Бүген районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Тимергалиев Рәфыйк Сәлим улы үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, нәтиҗәле хезмәте, актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде һәм күпьеллык намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы үсешенә керткән шәхси өлеше өчен һәм юбилей туган көне уңаеннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.