Район башлыгы районда төзелеш һәм капиталь ремонт эшләренең барышы белән танышты

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

          Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов белән берлектә төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында булдылар.
          Беренче эш итеп алар Корноухово авылында булдылар, анда Бөек Ватан сугышы ветераннарына яңа һәйкәл төзү һәм иске мәктәпне сүтү планлаштырыла.

          Аннан соң алар Мөрәле авылында булдылар, анда мәктәп капиталь ремонтының барышы белән таныштылар. Биредә район башлыгы төзелеш оешмасы директоры Равил Җәләлиев белән мәктәп территориясен коймалау һәм мәктәп ишегеннән балалар бакчасына кадәр брусчатка җәю мәсьәләләре турында фикер алышты.

          Район башлыгы шулай ук Олы Урсак авылында спорт мәйданчыгы төзелеше, Ябалак авылында авыл мәдәният йортын ремонтлау барышы белән танышты, шулай ук Бәрлебаштагы күлне төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

          Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5153227.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International