2019 елның 26 апрелендә Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган шигърият көнен бәйрәм итү кысаларында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан халык өчен күңел ачулар оештырылды.
Анда безнең районнан «Тэнкэлэр» (Олы Тәрбит авыл мәдәният йорты) һәм «Березка» (Олы Подберезье авыл мәдәният йорты) фольклор коллективлары катнашты.
Коллектив шигърият бәйрәмендә актив катнашкан өчен Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.