29 апрель көнне «Пирамида "мәдәни-күңел ачу комплексында ел саен үткәрелә торган XIX «Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды. Анда безнең районнан "Конферанс" номинациясендә Алинә Гарифуллина һәм "Хореография" номинациясендә "Авыл дэнс"бию коллективы катнашты.
Нәтиҗәдә, жюри әгъзаларының югары бәяләнүенә ирешеп, "Авыл дэнс" хореография коллективы әлеге фестивальдә җиңүче булды, ә Алинә Гарифуллина 2 призлы урынга лаек булды. Без аларны котлыйбыз!