ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисе Васил Шәйхразыев БТК ның район бүлекчәләре җитәкчеләре белән эшлекле очрашу уздырды.

2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.
 

Татарстан Росреестры Youtube каналында интервью урнаштырды, аның кысаларында Росреестр Идарәсенең үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина физик затларның банкротлык процедурасына бәйле мәсьәләләрне яктыртты.
 

Татарстан Пенсия фонды ана капиталына сертификат хуҗасының яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләсә кайсы КФҮдә яки Россия Пенсия фонды идарәсендә икенче бала өчен айлык түләү өчен гариза бирергә мөмкин булуын искә төшерә.
 

16 май көнне Олы Кайбыч авылында 12 авыл җирлегеннән 50 дән артык кеше катнашында "Өченче буын" пенсионерлар Республика Спартакиадасының район этабы узды. Ярышлар биш спорт төре буенча узды: йөгерү, йөзү, пневматик винтовкадан ату, өстәл теннисы һәм дартс. Ярыш нәтиҗәләре буенча республика финалында район данын яклаячак җыелма команда төзелде. Гомумкоманда зачетында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Олы Кайбыч, 2 урын - Мәлки, 3 урын - Кече Мәме авыл җирлекләре.

Районның 14 гомуми белем бирү мәктәбеннән 70тән артык укучы 18 майда Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" спорт комплексының йөзү бассейнында узган йөзү буенча шәхси-команда ярышларында катнашты. Команда зачетында Олы Кайбыч урта мәктәбе спортчылары иң яхшылар булды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча күп кенә спортчылар үзләренең спорт нәтиҗәләрен яхшырттылар, без аларның барысын да котлыйбыз!
 


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Морат авылында Надеждино авыл җирлегенең битараф булмаган кешеләре Казан Богородицкий чиркәве территориясендә америка кленын кисү һәм узган елгы бурьянны җыештыру буенча өмә оештырдылар. Киләсе өмә пәнҗешәмбе көнне билгеләнгән.

17-19 май көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә 11 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында "Россия милли бадминтон федерациясе беренчелеге" уңышлы тәмамланды. Турнирда Россиянең 15 регионыннан 120 дән артык иң көчле яшь спортчы катнашты, алар арасында Татарстан вәкилләре дә бар иде. Әлеге ярышларда Татарстан Республикасы командасын Казан, Яр Чаллы, Алексеевск, Саба, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Кайбыч, Әлмәт, Чистай, Лаеш һәм Тукай районнары спортчылары тәкъдим итте.
 

2019 елның 1 гыйнварыннан "Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
 

18 май көнне Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" спорт комплексында авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район Чемпионатының финал этабы узды. Нәтиҗәдә, тренер Юрий Григорьев җитәкчелегендә Федоровское авылы волейболчылары җиңү яулады. Икенче-өченче урында Олы Кайбыч һәм Кече Мәме авыл җирлекләре командалары, дүртенче урында Кошман волейболчылары. Без волейбол сөючеләрне волейбол чемпионатларының уңышлы тәмамлануы белән котлыйбыз, ә алда безне әле "Сабантуй" турниры көтә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International