17-19 май көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә 11 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында "Россия милли бадминтон федерациясе беренчелеге" уңышлы тәмамланды. Турнирда Россиянең 15 регионыннан 120 дән артык иң көчле яшь спортчы катнашты, алар арасында Татарстан вәкилләре дә бар иде. Әлеге ярышларда Татарстан Республикасы командасын Казан, Яр Чаллы, Алексеевск, Саба, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Кайбыч, Әлмәт, Чистай, Лаеш һәм Тукай районнары спортчылары тәкъдим итте.
Безнең районнан Татарстан җыелма командасы составында Олы Кайбыч һәм Федоровское урта мәктәпләре укучылары Никита Алексеев һәм Григорий Вавилов чыгыш ясады һәм парлы разрядта бронза медальләр яулады, шуның белән без аларны котлыйбыз һәм яңа спорт уңышлары телибез!