Федоровское авылы волейболчылары - авыл җирлекләре командалары арасында волейбол буенча район чемпионаты җиңүчеләре

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

         18 май көнне Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" спорт комплексында авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район Чемпионатының финал этабы узды. Нәтиҗәдә, тренер Юрий Григорьев җитәкчелегендә Федоровское авылы волейболчылары җиңү яулады. Икенче-өченче урында Олы Кайбыч һәм Кече Мәме авыл җирлекләре командалары, дүртенче урында Кошман волейболчылары. Без волейбол сөючеләрне волейбол чемпионатларының уңышлы тәмамлануы белән котлыйбыз, ә алда безне әле "Сабантуй" турниры көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International