Кайбычта "Өченче буын" пенсионерлар Республика Спартакиадасының район этабы узды

2019 елның 21 мае, сишәмбе

          16 май көнне Олы Кайбыч авылында 12 авыл җирлегеннән 50 дән артык кеше катнашында "Өченче буын" пенсионерлар Республика Спартакиадасының район этабы узды. Ярышлар биш спорт төре буенча узды: йөгерү, йөзү, пневматик винтовкадан ату, өстәл теннисы һәм дартс. Ярыш нәтиҗәләре буенча республика финалында район данын яклаячак җыелма команда төзелде. Гомумкоманда зачетында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Олы Кайбыч, 2 урын - Мәлки, 3 урын - Кече Мәме авыл җирлекләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International