ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

18 май көнне Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" спорт комплексында 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында бадминтон буенча традицион ел саен үткәрелә торган турнир узды, анда 13 команда катнашты, алар составында 4әр егет һәм 4әр кыз чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, турнир җиңүчеләре һәм кубок ияләре өченче ел рәттән тренер-укытучы Хәмзә Юнысов җитәкчелегендә Борындык төп мәктәбенең бадминтончылары булды. Икенче урынны тренер-укытучы Юрий Григорьев җитәкчелегендәге Федоровское урта мәктәбе бадминтончылары яулады, мактау пьедесталының өченче баскычына тренер-укытучы Фрат Җиһаншин җитәкчелегендәге Мөрәле төп гомуми мәктәбенең җыелма командасы күтәрелде. Турнирның барлык җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз һәм барысына да яңа уңышлар телибез!
 

19 май көнне Кама Тамагының "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында бадминтон буенча "Татарстанның бадминтон өметләре" республика ярышларының зона сайлап алу этабы узды. Аның нәтиҗәләре буенча Егор Григорьев, Катерина Иванова, Григорий Вавилов, Данил Улитин (барысы да Федоровское авылыннан), Арина һәм Никита Алексеевлар, Богдан Гашев (Олы Кайбыч авылы) 1-2 июньдә Казан шәһәрендә узачак финал этабына чыктылар. Спортчыларыбызга уңышлы чыгыш ясауларын һәм яңа спорт уңышлары телик!
 

Бүген эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп үткән җитәкчеләрне - район электр челтәре начальнигы Равил Вишняков һәм почта элемтәсе бүлеге начальнигы Гөлсәрия Галиәскәрованы котлады. Район башлыгы аларга эшләрендә һәм тормышта уңышлар теләде.
 

Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
 


19
май, 2019 ел
якшәмбе

18 май көнне Буа шәһәрендә "Буа-диалог киңлеге" III Халыкара милли театрлар фестивале кысаларында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова фестивальдә катнашучылар белән очрашты. Анда безнең районнан мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова катнашты.
 

17 май көнне, "Буа:Диалог киңлегендә" фестивале кысаларында, Кайбыч районы мәдәният йорты Буа Дәүләт Драма театры артистларын кабул итте. Алар балалар өчен урыс телендә "Перекрёсток снов" дип исемләнгән курчак театрын сәхнәләштерделәр.
Районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән балалар спектакльне бик яратып кабул иттеләр, кунакларның хезмәтен югары бәяләп, залны көчле алкышларга күмделәр.

18 майда Казанда Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика этабы узды. Анда безнең районнан "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Марат Вәлиев җитәкчелегендә техник юнәлешле укучылары- Сардор Зикрин һәм Ислам  Нәсретдинов  катнашты. Алар  "Супергерой" бәйгесендә 3 нче урынны алды. Без аларны котлыйбыз!

Хөрмәтле журналистлар, редакция хезмәткәрләре, журналистика ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм!
 

17 нче май көнне, «Буа: Диалог кинлегендэ» Халыкара театр фестивале кысаларында, Кайбыч районы "Ак җилкән" халык театры коллективы, драматург Хәбир Ибраһимның "Ялгыз каен күзе" спектакле белән Буа районы Толымбай авылы халкының күңелен яулап кайтты. Халык театры буларак, бәяне дә зал тутырып килгән халык куйды, карарга килгән һәр тамашачы спектакльне бик җылы һәм тормышчан кабул итте, самими соклану, эчкерсез елмаюлар, тыелгысыз күз яшьләре  - барысы да бер сулышта үрелеп барды, көчле алкышлар тынып тормады. Әлеге коллективның хезмәте югары бәяләнеп, диплом белән бүләкләнде.

15 майда "БУА: ДИАЛОГ КИҢЛЕГЕ" III Халыкара милли театр фестивале кысаларында Кайбыч районында Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт драма театры актерлары булып китте. Алар Олы Кайбыч авылы мәдәният йорты сәхнәсендә "Ул бит кичә иде..." дип исемләнгән, шагыйрә Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча куелды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International