ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Пенсия фондының Татарстан бүлеге гражданнарга массакүләм СМС-тарату аша хәбәр итә башлый. Әлеге яңалык инде бүген үк эшләтеп җибәрелгән һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә кергән төрле тематикаларда булачак.
 

"Халык контроле" ТР Дәүләт мәгълүмат системасы кулланучыларга матди бүләк тапшырды. Татарстан Республикасының барлык гражданнары 1 меңнән 3 мең сумга кадәр матди түләүләрне ала алалар.
 


4
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Кайбыч мәчетендә Ураза бәйрәме хөрмәтенә бәйрәм намазы узды. Бәйрәм тантанасын районның имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин алып барды. Ул Ураза гаете вәгазен укыды, бәйрәм уңаеннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлауларын җиткерде.


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

"Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм! Ураза кешеләрдә сабырлык, тынычлык ярату, кайгыртучанлык хисе тәр­бияли. Ураза тоту - мөселманнарга Аллаһы Тәгаләгә сыенуларын раслау өчен аерым бер форсат, чөнки ул Ислам динендә ураза тотучының фәкать үз вөҗданына йөкләнгән бердәнбер йола булып тора. Кайбыч мөселманнарына миһербанлылык, гаделлек, имин тор­мыш­ка омтылу, кешеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле булу кебек мәңгелек кыйммәтләр хас. Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезне арттырсын, йөрәкләребезгә җан җылысы, сөенеч, игелек һәм мәхәббәт нуры өстә­сен! Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим!

Бүген Ульянково мәктәбенең Инглиз теле укытучысы Кириллова Евгения Геннадьевна үзенең юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән аны район Советы Аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, эшләрендә уңышлар теләде, шулай ук район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
 

Эш режимы: 8.00-22.00 сәгатьтән 31 сентябрьгә кадәр, ялсыз. Тел.2-10-68, 2-16-46. (1 июльдән 30 августка кадәр су алыштыру сәбәпле, бассейннар эшләми, спорт һәм тренажер заллары гадәти режимда эшли).

1-2 июньдә Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә бадминтон буенча 13 яшькә кадәрге спортчылар арасында "Татарстанның бадминтон өметләре" республика ярышларының икенче туры финалы узды. Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Никита Алексеев бу ярышларда ике бронза медаль яулады: беренче көнне ул ялгыз разрядта өченче урын алды, икенче көнне Федоровское урта мәктәбе укучысы Григорий Вавилов белән бергә парлы разрядта мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелде.

Бүген Турминский авылында "2019 елда терлек азыгы әзерләүне оештыру һәм чәчүлекләрне карау" темасына киңәшмә узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Ак Барс" холдинг компаниясе директоры Иван Егоров, аның урынбасары Камил Галиев, ТР муниципаль районнары агрофирмалары җитәкчеләре, баш агрономнар, зоотехниклар катнашты.
 


2
июнь, 2019 ел
якшәмбе

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Президенты "Созвездие – Йолдызлык" республика яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремленең Пушкин залында узды. Җиңүчеләр арасында безнең "Авыл дэнс" бию коллективы да бар иде. Фестивальнең республика этабында беренче урынны алган коллектив махсус дәүләт стипендиясе белән бүләкләнде. Без аларны котлыйбыз!
 

1 июнь көнне район мәдәният йортында Балаларны яклау көненә багышланган "Игелек кыл" хәйрия концерты булып узды. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International