Эчке эшләр органнарына эшкә урнашу һәм хезмәткә рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә була 2-11-43 яки түбәндәге адрес буенча: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 12 йорт.
Хөрмәтле шигырь сөючеләр! Сезне Пушкин көне белән котлыйбыз!
Кече Мәме, Борындык, Мөрәле, Кошман һәм Кушкүлдә – 9 июнь. Ябалак авыл җирлегендә Сабантуйны илебез халкы өчен мөһим булган Россия көнендә, 12 июньдә уздырачаклар. Узган еллардан аермалы буларак, Олы Урсак авылында Сабантуй быел үткәрелми.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы оешмалары сенаж сала. "Гөбнә" агрофирмасында - 1700 тоннага якын, «Дубрава» агрофирмасында 300 тонна сенаж салынды. Калган хуҗалыклар сенаж һәм печән өчен күпьеллык үләннәрне чабалар.
Персонификацияләнгән исәпкә алу турындагы законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, СНИЛС турында мәгълүмат кешегә мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгын алмаштыручы электрон яки кәгазь документ (белешмә) рәвешендә биреләчәк. Элек бирелгән иминият таныклыклары да гамәлдә булачак, шуңа күрә гражданнарга документларны сайлап алу өчен Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Иске Тәрбит авыл җирлегенең ирекле янгын сагы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең янгын сүндерү эшен пропагандалау һәм ирекле янгын саклау бүлекчәләрен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Әлеге Рәхмәт хатын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чираттагы эшлекле киңәшмәдә тапшырды.
Республиканың финанс системасы органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының казначылык Департаменты территориаль бүлегенең бюджет үтәлеше бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Финанс министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Лидия Валериановнага Мактау грамотасын чираттагы эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.
Бүгенге көндә Олы Кайбыч авылында күп балалы гаиләләр һәм ятим балалар өчен Гисматуллин урамында 16 фатирлы торак йорт төзелә. Эшне "ПСК "Народный дом" оешмасы башкара.
«Финанс хезмәтләрен кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында "2018 елның 4 июнендәге 123-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә кулланучылар өчен мәҗбүри булган ОСАГО, КАСКО һәм ДСАГО килешүләре буенча иминият оешмалары белән бәхәсләрне җайга салуның яңа тәртибе билгеләнде: әгәр иминият оешмасы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартса, кулланучыга суд мөрәҗәгатенә кадәр үзенең хокукларын яклау өчен финанс вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бүген Мәлки авыл җирлеге территориясендә зиратларны чүп-чардан, үскән агачлардан, куаклардан чистарту буенча өмә булып узды. Күп кенә авыл халкы бу чакыруны кабул итте һәм иртә белән зиратка килде. Барлыгы 15кә якын ирекле кеше эшләде. Авыл җирлеге хакимияте биргән трактор белән зират территориясеннән чүп-чар чыгарылды.