Бүген Кайбыч мәчетендә Ураза бәйрәме хөрмәтенә бәйрәм намазы узды. Бәйрәм тантанасын районның имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин алып барды. Ул Ураза гаете вәгазен укыды, бәйрәм уңаеннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлауларын җиткерде.
Бәйрәм вәгазендә район мөхтәсибе Мөхәммәт пәйгамбәребез сүрәләрен укыды, изге Рамазан аеның мөселманнар тормышында әһәмияте, дин тотучыларның Ураза тотуының әһәмияте һәм мәҗбүри булуы турында сөйләде.
Вәгазьдән соң мәчеткә җыелган кешеләр бәйрәм намазы укыдылар.