28 май көнне Яшел Үзән шәһәрендә янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре арасында көч һәм чараларны җәелдерү буенча ярышларның икенче этабы узды. Ярышларның икенче этабында катнашу өчен Яшел Үзәнгә Кайбыч, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Апас, Югары Ослан һәм Кама Тамагы муниципаль районнарыннан иң яхшы командалар килде. Нәтиҗәдә, безнең районның 115 янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы мактаулы 3 урынны алды. Без аларны котлыйбыз!
1 июнь көнне Олы Кайбычта, балаларны яклау көненә багышланган, балалар Сабан туе булып узды.
2019 елның 31 маенда Олы Кайбыч авылы Совет административ бинасының актлар залында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Эльвира Заһидуллина катнашында 2019 елның 5 аенда эш нәтиҗәләре буенча сөт җыючылар җыелышы узды.
30 майда ярымябык "Кайбыч" шугалагында "Мин Ватаным белән горурланам" республика конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Конкурс «Минем ягым», «Минем гаиләм», «Кем булырга?» дигән номинацияләрендә, оешма профсоюзы әгъзалары балалары арасында булып узды.
Хөрмәтле кайбычлылар, кадерле әти-әниләр һәм балалар! Һәр елның җәй башында бөтен Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. 1 июнь кечкенәләрнең зурлар ярдәменә һәрдаим мохтаҗ булуларын искәртеп торган көн. Балаларның киләчәген бәхетле итү – ул безнең бурыч. Балалар – безнең өмет, безнең киләчәк.
Бүген Кече Кайбыч авылының "Сандугач" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен чыгарылыш кичәсе узды. Балалар бакчасы стеналарыннан 8 бала чыкты: Сәйдәш Рәхмәтуллин, Ислам Фәхриев, Зәринә Хәмидуллина, Айсылу Галиева (барысыда Бәрлебаштан) һәм Азалия Гомәрова, Илданур Низаметдинов, Самат Фәттахов, Әмир Сибгатуллин (барысыда Кече Кайбычтан).
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм архив эше буенча Дәүләт комитеты катнашында «Оешма архивы: актуаль проблемалар һәм заманча таләпләр»темасына түгәрәк өстәл узды. «Түгәрәк өстәл» не Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова алып барды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкилләре риелторлар гильдиясе оештырган күчемсез милек базарында катнашучылар өчен укыту семинарында катнаштылар. Алар өчен күчемсез милекне электрон теркәү буенча семинар үткәрелде.
30 майда Кайбыч районында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2019 елда азык әзерләүгә әзерлеген кабул итү буенча районның авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында смотр-конкурс узды.