"Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм! Ураза кешеләрдә сабырлык, тынычлык ярату, кайгыртучанлык хисе тәрбияли. Ураза тоту - мөселманнарга Аллаһы Тәгаләгә сыенуларын раслау өчен аерым бер форсат, чөнки ул Ислам динендә ураза тотучының фәкать үз вөҗданына йөкләнгән бердәнбер йола булып тора. Кайбыч мөселманнарына миһербанлылык, гаделлек, имин тормышка омтылу, кешеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле булу кебек мәңгелек кыйммәтләр хас. Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезне арттырсын, йөрәкләребезгә җан җылысы, сөенеч, игелек һәм мәхәббәт нуры өстәсен! Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим!