25 июльдән "Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты" республика конкурсы кысаларында район конкурсының икенче этабы башланды. Беренче этапта районның мәдәни-ял учреждениеләре методистларының портфолиолары каралды. Конкурска барлыгы 17 клуб учреждениесеннән портфолио бирелде. Аларның 10сы икенче этапка чыкты. Конкурс нигезләмәсе буенча икенче этапта конкурсантлар үзләре һәм һөнәри эшчәнлекләре турында презентация әзерләделәр, клуб оешмалары һәм мәнфәгатьләр клубларының иҗат коллективлары катнашында концерт программасы әзерләделәр. 25 июльдә жюри Чүти мәдәният йорты һәм Иске Тәрбит КФҮ эшчәнлеге белән танышты. 26 июль көнне Ульянково мәдәният йорты һәм Корноухово авыл клубы методистлары үз осталыкларын күрсәттеләр. Конкурсның икенче этабы 28 июльдә тәмамланды. Район конкурсының икенче этабы нәтиҗәләре буенча клуб учреждениеләре дүрт номинация буенча «Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты» республика конкурсының зона сайлап алу турына чыгарга тиеш.
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы тарафыннан 2019 елның беренче яртысында электрон рәвештә кергән бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан белешмәләр бирү турында 718 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән.
31 июля 2019 года в силу вступают изменения законодательства, согласно которым отменяется обязательное нотариальное удостоверение отдельных видов сделок с долями в праве общей собственности.
26 июльдә Буа шәһәрендә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкчелегендә «Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри компетенцияләрен күтәрү: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары» дигән темага түгәрәк өстәл артында эшлекле очрашу булып узды. Анда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Фәнни тикшеренүләр, инновацияләр һәм һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге вәкилләре, өстәмә һөнәри белем бирү институты ректоры вазыйфаларын башкаручы, «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге», шулай ук республиканың Идел аръягы зонасы мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
28 июль көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтендә укучы балалар өчен «Сабан туе» бәйрәме оештырылды. Әлеге чарада җәйге каникулларда рухи саләмәтләндерү үзәкләрендә 15-27 июль көннәрендә укып йөргән балалар, имамнар, укытучылар һәм Кайбыч районы хакимият башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы һәм администрация вәкилләре катнашты. Бәйрәмдә балалар чүлмәкләр ваттылар, йөгерделәр, капчык киеп йөгерделәр, мәхәллә исеме өчен аркан тарттылар, һәм туптан булган атларга утырып ат чабышында да ярыштылар. Командалы аркан тарту ярышында беренчелекне Олы Кайбыч авылы балалары, икенче урынны Кошман авылы, өченче урынны Борындык авылы балалары яулады. Нәни балалар өчен җептән уенычыклар кисү һәм башка мавыктыргыч уеннар оештырылды.
Кайбыч муниципаль районында 2019 елның 1 апреленә 185 шәхси эшмәкәр һәм 52 кече предприятие эшли, анда 509 хезмәткәр эшли. Район икътисадының барлык өлкәләре дә диярлек кече бизнес белән колачланган.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районда урып-җыю эшләре башлану белән танышты. Ул «Дубрава» ҖЧҖ хуҗалыгында булды, анда беренчеләрдән булып язгы арпа җыя башладылар.
26 июль көнне район Советының административ бинасында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев рәислегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә оешма һәм учреждение хезмәткәрләре катнашты.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел 20646 га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алырга кирәк булачак.
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы тарафыннан 2019 елның беренче яртыеллыгында кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү турында 3800гә якын гариза кабул ителде.