Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Буада мәдәният министры белән эшлекле очрашуда катнаштылар

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

           26 июльдә Буа шәһәрендә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкчелегендә «Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри компетенцияләрен күтәрү: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары» дигән темага түгәрәк өстәл артында эшлекле очрашу булып узды. Анда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Фәнни тикшеренүләр, инновацияләр һәм һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге вәкилләре, өстәмә һөнәри белем бирү институты ректоры вазыйфаларын башкаручы, «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге», шулай ук республиканың Идел аръягы зонасы мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International