Районда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюга керештеләр

2019 елның 26 июле, җомга

          Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел 20646 га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алырга кирәк булачак.
         Шулай итеп, "Дубрава "Агрофирмасы" ҖЧҖ хезмәтчәннәре бөртеклеләрне беренче булып җыюга керештеләр. Алар 100 га арпа суктырдылар, тулай җыем 350 тонна тәшкил итә.
         Район буенча шулай ук борчак чабу бара. Бүгенге көндә 35 га мәйданда чабылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International