Кайбычта "Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты" район конкурсының икенче этабы тәмамланды

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

          25 июльдән "Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты" республика конкурсы кысаларында район конкурсының икенче этабы башланды. Беренче этапта районның мәдәни-ял учреждениеләре методистларының портфолиолары каралды. Конкурска барлыгы 17 клуб учреждениесеннән портфолио бирелде. Аларның 10сы икенче этапка чыкты. Конкурс нигезләмәсе буенча икенче этапта конкурсантлар үзләре һәм һөнәри эшчәнлекләре турында презентация әзерләделәр, клуб оешмалары һәм мәнфәгатьләр клубларының иҗат коллективлары катнашында концерт программасы әзерләделәр. 25 июльдә жюри Чүти мәдәният йорты һәм Иске Тәрбит КФҮ эшчәнлеге белән танышты. 26 июль көнне Ульянково мәдәният йорты һәм Корноухово авыл клубы методистлары үз осталыкларын күрсәттеләр. Конкурсның икенче этабы 28 июльдә тәмамланды. Район конкурсының икенче этабы нәтиҗәләре буенча клуб учреждениеләре дүрт номинация буенча «Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты» республика конкурсының зона сайлап алу турына чыгарга тиеш.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International