Хөрмәтле район халкы! Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. "Халык контроле" системасына сылтама: https://uslugi.tatarstan.ru.
Татарстанда урып-җыю эшләренең кызган чагы. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү аеруча мөһим. Бүгенге көндә бөртекле культуралар чәчелгән кырларда, салам эскертләрендә янгыннарны булдырмау аеруча җитди һәм куркыныч проблемаларның берсе, чөнки алар тиз янып китүчән масса.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы республика халкын Татарстанда инвестицион эшчәнлек турында YouTube-каналга язылырга чакыра. «Investtatarstan» Yoututube табарга һәм имзаларга кирәк, ул чакта белдерүләрне түбәндәге роликларга һәм эфирларга чакырачаклар.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 31 июльдә иминият пенсиясен күчү чорына бәйләп билгеләүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ача.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба-идарә) 2019 елның 29 июленнән 12 августына кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы һәм яраклылык сроклары мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номерына (тәүлек әйләнәсендә) шалтыратырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Евгений Нурлыгаянович Баймиев үзенең юбилеен билгеләп үтә.
Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә киңәшмә узды, анда учреждение һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Бүген эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп үткән җитәкчеләрне: территориаль үсеш бүлеге начальнигын Илсөя Ильясованы, Башкарма комитеты юристы Ришат Шакировны, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигын Радик Камалетдиновны котлап китте. Район башлыгы юбилярларга эшләрендә һәм тормышларында уңышлар теләде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив белешмәләреннән күренгәнчә, районның барлык хуҗалыклары урып-җыюга керештеләр. 29 июльгә район игенчеләре тарафыннан көзге бодай - 100 га, борчак-100 га, арпа-400 га урылган, уртача уңыш 1 гектарга 32 центнер тәшкил итә. Суктырылган арпа мәйданнары буенча "Дубрава"агрофирмасы алда бара.