Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы үсемлекләрне саклау чаралары белән эшкәртү аркасында умарталарның агулануын булдырмау өчен чаралар комплексы турында фикер алыша, дип хәбәр итте министр урынбасарының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов журналистларга
Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республиканың муниципаль берәмлекләрендә автоном янгын белдергечләрен урнаштыру эшен дәвам итә.
Су фонды, урман фонды, Татарстан Республикасының аеруча саклана торган территория һәм объект җирләренең дәүләт кадастр бәяләве мәгълүматлары фондында кадастр бәясен билгеләү турында, шулай ук хисап проектына искәрмәләр бирү тәртибе һәм сроклары турында белдерү.
31 июльдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман авылында яңа балалар бакчасы төзелешенең барышы белән танышты, ул тиздән файдалануга тапшырылачак. Аны шунда ук Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин, төзелеш бригадасы мастеры Айрат Яфизов, җиһазлар белән тәэмин итүче Лариса Степанова, "Стройсервис" директоры Илдар Мингалиев каршы алды.
2019 елның 31 июленнән нотариаль таныклыкка тиешле килешүләрне теркәүгә үзгәрешләр кертелү сәбәпле, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан нотариаль килешүләрне теркәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелде. Казанда гражданнарның сорауларына алыш-бирешләрне дәүләт теркәве һәм физик затларның хокукларын күчерү бүлеге башлыгы урынбасары Рәдиф Фазылов җавап бирде. Сезнең игътибарыгызга шуларның иң актуальләрен тәкъдим итәбез.
2019 елның 31 июлендә "Чүпрәле муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен "Җылы йорт" социаль приюты " ДКУ базасында ведомствоара социаль – тернәкләндерү консилиумының чираттагы күчмә утырышы узды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча яңа ярдәмчесе итеп Биктимеров Муса Марат улы билгеләнде. Элек Казан шәһәрендә "Нәфис Косметикс" АҖ директоры урынбасары булып эшләгән.
Искәртеп узабыз, 27 июльдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов конкурс башлану турында игълан иткән иде.
30 июль көнне Олы Урсак авылында капиталь ремонттан соң мәктәптә яңа спорт мәйданчыгы һәм спорт залы ачылды. Тантаналы ачылышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Бердәм Россия" партиясеннән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Фәнил Баһаветдинов, район прокуроры Елена Суглова, Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин катнашты.
"Яшүсмер – 2019" "каникуллар" этабы" ведомствоара профилактик операциясе кысаларында 2019 елның 29 июлендә профилактика ведомстволары вәкилләре Кайбыч районы прокуроры катнашында, Корноухово, Олы Подберезье, Хуҗа Хәсән авылларын колачлап, районның торак пунктларына рейд оештырдылар.