Бүген үзенең юбилеен Баймиев Евгений Нурлыгаянович билгеләп үтә

2019 елның 30 июле, сишәмбе

            Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Евгений Нурлыгаянович Баймиев үзенең юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны шушы истәлекле көн белән котлады, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, эшендә уңышлар теләде, шулай ук агросәнәгать комплексы системасында намуслы хезмәте, хезмәт вазыйфаларын сыйфатлы һәм җаваплы башкаруы өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International