Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив белешмәләреннән күренгәнчә, районның барлык хуҗалыклары урып-җыюга керештеләр. 29 июльгә район игенчеләре тарафыннан көзге бодай - 100 га, борчак-100 га, арпа-400 га урылган, уртача уңыш 1 гектарга 32 центнер тәшкил итә. Суктырылган арпа мәйданнары буенча "Дубрава"агрофирмасы алда бара.