Бүген Борындык авылы мәдәният йортында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев җитәкчелегендә оештыру җыелышы булды. Анда җирлек Советы депутатлары, агрофирма вәкилләре, җирлек халкы катнашты.
Бердәм салым түләү бары тик милек салымнарын гына түләргә мөмкинлек бирә
1 сентябрь – Белем бәйрәме һәм игелекле эш өчен күңелле сәбәп якынлаша. Яңа уку елы алдыннан тагын бер тапкыр мәктәпкә атрибутлар җыю һәм аларга әлеге атрибутларны тапшыру буенча хәйрия акциясе оештырылды. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясенә кушылучы гражданнар, коллективларның саны арта бара.
Республика кырларында урып-җыю барышының торышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов таныштырды.
Бүген Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мәктәбендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин һәм район мәктәпләре укытучылары катнашында киңәшмә узды.
Үзара салым программасы кысаларында Морат авылында Мәктәп урамында вак таштан юл төзелә башлады. Төзелеш эшләрен шәхси эшмәкәр Илгиз Шәрәфиев башкара.
Хуҗалыкларда терлекчелек продукциясе җитештерү күрсәткечен яхшырту – аграрийлар алдында торган мөһим бурычларның берсе. Шул максатта “Алтын кырлар” агрофирмасының Ульянково, “Гөбенә” агрофирмасының Хуҗа Хәсән бүлекләрендә киңәшмә үткәрелде.
1 август көнне Хуҗа Хәсән авылында Апас районыннан килгән иҗат төркеме катнашында концерт булды. Чарада район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллинның ярдәмчесе Раил Шәмсетдинов катнашты. Алар 8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачагын һәм хуҗа хәсәнлеләргә үзләренең гражданлык бурычларын күрсәтеп, аларда актив катнашырга мөрәҗәгать итүләрен искәртте. Раил Рафаэлевич шулай ук районда дәүләт программалары һәм милли проектлар уңышлы тормышка ашырыла, дип билгеләп үтте.
2 август көнне Борындык авылында авыл бәйрәме булып узды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Алсу Сәетова бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды.
Төзүчеләр проект финанслауга күчкәч, эскроу счетларын кулланып бер ай вакыт узды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Росреестры өлешләп төзү өчен акча җәлеп иткәндә төзүченең йөкләмәләрен тәэмин итүнең үзгәргән тәртибе турында искә төшерә.