1 сентябрь – Белем бәйрәме һәм игелекле эш өчен күңелле сәбәп якынлаша. Яңа уку елы алдыннан тагын бер тапкыр мәктәпкә атрибутлар җыю һәм аларга әлеге атрибутларны тапшыру буенча хәйрия акциясе оештырылды. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясенә кушылучы гражданнар, коллективларның саны арта бара.
Әлеге акция кысаларында 2019 елның 4 августында Кайбыч авылы якшәмбе базарының ярминкә мәйданында «Өмет» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе, Кайбыч муниципаль районы социаль яклау бүлеге белән берлектә, «СаМоСтоятельные Дети», «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте», «Юнармия» Яшь волонтер отрядларын, шулай ук Кайбыч районы халкына мәдәни-ял итү хезмәте күрсәтү үзәге хезмәткәрләрен җәлеп итеп, «бердәм мәктәпкә җыенабыз!" хәйрия марафоны үткәрде.