Бүген Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мәктәбендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин һәм район мәктәпләре укытучылары катнашында киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында район Башлыгы Олы Кайбыч урта мәктәбенең химия укытучысы Гөлия Рәхмәтуллинаны юбилее белән котлады һәм намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Альберт Илгизәр Улы шулай ук Олы Кайбыч урта мәктәбе коллективына яңа директор - Гөлинә Габдрахманованы тәкъдим итте, эшендә уңышлар теләде. Моңа кадәр Гөлинә Җәүдәт кызы әлеге мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән иде.