Хуҗа Хәсән авылында концерт булып узды

2019 елның 3 августы, шимбә

           1 август көнне Хуҗа Хәсән авылында Апас районыннан килгән иҗат төркеме катнашында концерт булды. Чарада район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллинның ярдәмчесе Раил Шәмсетдинов катнашты. Алар 8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачагын һәм хуҗа хәсәнлеләргә үзләренең гражданлык бурычларын күрсәтеп, аларда актив катнашырга мөрәҗәгать итүләрен искәртте. Раил Рафаэлевич шулай ук районда дәүләт программалары һәм милли проектлар уңышлы тормышка ашырыла, дип билгеләп үтте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International