Бүген Борындык авылы мәдәният йортында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев җитәкчелегендә оештыру җыелышы булды. Анда җирлек Советы депутатлары, агрофирма вәкилләре, җирлек халкы катнашты.
Җыелышта Рәмис Рафис улы Борындык авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы белән таныштырды. Ул-элек Борындык төп мәктәбендә технология укытучысы булып эшләгән Алмаз Гайнетдинов.
Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев үз теләге белән әлеге вазифадан азат ителде.