Бүгенге көндә Олы Подберезье авылында Үзәк урамнан алып Зур Кызыл урамына кадәр гражданнарның үзара салым акчасына юл төзелә башлады. Барлык эшләрне дә шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин башкара.
Бүгенге көндә Надеждино авыл җирлегендә республика программасы буенча ятимнәр өчен йорт төзү эшләре бара. Йорттан тыш, ишегалды корылмалары һәм мунча төзеләчәк. Эшне "Заман" ширкәте директоры Равил Җәләлиев башкара.
Социаль ярминкәгә әзерлек кысаларында «Татарстан - Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбыч территориаль бүлеге рәисе Александр Акрымов, гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Җәмилә Сагиева составындагы район делегациясе «коммерцияле булмаган оешманың эшлекле активлыгын арттыру механизмнары»дигән белем бирү интенсивын бушлай уздылар. Интенсив рәвештә Республиканың Идел аръягы зонасы да катнашты.
Бүген Борындык авылы мәчетендә Корбан гаете уңаеннан хәйрия ашы узды. Ашны оештыруда әлеге авыл җирлегенең хәйриячеләре-10га якын кеше, шулай ук корбан ите тапшырган "Дубрава" агрофирмасы да кушылды.
Бүген Ябалак авылы мәчетендә Корбан гаете уңаеннан хәйрия ашы узды. Төшке ашны Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина оештырды, шулай ук "Дубрава" агрофирмасы корбан итен тапшырды.
2019 елның 22-27 августында Казанда «Ворлдскиллс» (WorldSkills Kazan 2019) стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты уза. Ярышлар «Казан Экспо»Халыкара күргәзмә үзәге базасында үткәрелә.
Республика халкыннан сатып алына торган сөткә бәяләр мониторингы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә тора.
2019 елның 2 августындагы 267-ФЗ номерлы Федераль закон бакча участокларында төзелгән торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен яңартты. 2021 елның 1 мартына кадәр бу категория күчемсез милек объектлары өчен рөхсәт документациясе таләп ителми һәм төзелеш башлану турында җирле үзидарә органнарына хәбәр итү зарурлыгы юк иде. Дача амнистиясенә эләкмәгән объектларның милекчеләренә нишләргә? Бу һәм башка күп кенә сорауларга түләүсез консультацияләр барышында татарстанлылардан «Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы»АҖнең әйдәп баручы белгечләре җавап бирәчәк. Уңайлы, кирәк булган очракта, акция барышында, КФҮТӘН чыкмыйча, җир кишәрлеген ызанлауга (әле ул милеккә рәсмиләштерелмәгән очракта) яки йортның техник планына заказ бирергә мөмкин булачак. Кирәкле документларны үзе белән алырга киңәш ителә.
Бу көнне зур программа планлаштырыла, анда ат чабышлары, оешма командалары арасында спорт-комплекслы ярышлар, мини-футбол, җирле үзешчәннәр концерты кертелгән. Бәйрәмнең бизәге-татар эстрадасы йолдызлары Зинира һәм Ризат Рамазановлар булачак. Бәйрәм матур салют һәм дискотека белән тәмамланачак. Бәйрәмдә шулай ук сәүдә рәтләре, балалар өчен аттракционнар да эшләячәк. Үткәрү урыны - "Сабантуй" паркы. Башлана 15.30 сәгатьтә. Барыгызны да көтеп калабыз!
Ел саен үткәрелә торган федераль масштабтагы социаль-әһәмиятле акция – "Яшел Яз – 2019" Бөтенроссия экологик өмәсе кысаларында Кайбыч районында макулатура җыю үткәрелде. Акция нәтиҗәләре буенча районның Башкарма комитеты, шулай ук Хуҗа Хәсән урта гомуми белем бирү мәктәбе әйләнә-тирә мохитне һәм Россия урманнарын саклау эшенә зур өлеш керткән өчен ТР Экология һәм табигый байлыклар министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Без алар белән горурланабыз!