Безнең район фермерлары "Агростартап" ведомство проекты буенча грантлар алачаклар

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

         Агымдагы елның августында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы тарафыннан «2019-2024 елларга Татарстан Республикасында "Агростартап" проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын төзү һәм үстерү» программасы буенча грант бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алу турында игълан ителгән иде. Конкурста 132 КФХ катнашты, шулардан 103 катнашучы сайлап алынды, алар арасында безнең фермерлар да бар иде. Конкурста безнең районнан фермерлар - Рамил Фәсахов һәм Әсхәт Закиров җиңеп чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International