Кайбычның «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булдылар. Шушы көннәрдә биредә 86 театраль сезон ачылды.
Кайбычлылар яшь табибларның мәхәббәт тарихы турында сөйләүче драматург Шәриф Хөсәеновның "Чулпан" мелодрамасын карадылар.