Район мөхтәсибәте Казан шәһәренең "Ярдәм" мәчетенә, Федоровское авылының картлар һәм инвалидлар йортына гөшер-садакка оештырды

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

           Татарстан районнарында шәхси хуҗалыкларда үстерелгән сезонлы яшелчәләрдән гөшр-садакаларны традицион җыю дәвам итә. Шулай итеп, 23 сентябрь көнне Кайбыч районы мөхтәсибәте Казан шәһәренең "Ярдәм" мәчетенә бәрәңге җибәрүне оештырды. Җыелган уңышның бер өлешен Федоровское авылының картлар һәм инвалидлар йортына бирелде. Кайбыч мөхтәсибәте бу изге эштә катнашкан һәркемгә, шулай ук Кайбыч районы имам-хатыйблары һәм район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улына яшелчәләр җыю һәм таратуны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International