ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2019 ел
шимбә

30 августа Олы Кайбычта Республика коненэ багышланган чара узды. 


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе


Хөрмәтле кайбычлылар!

 Сезне район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән Республика һәм Белем көннәре уңаеннан чын йөрәктән котлыйм. Республика көне – күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, татулыгын, һәркайсыбызның туган ягыбызга ихлас мәхәббәтен чагылдыручы уртак бәйрәмебез. Бу бәйрәм туган ягыбызның тарихы, традицияләре, бүгенге көндәге уңышлары белән горурланган кешеләрне үзара берләштерә. Халкыбызның хезмәт сөючәнлеге һәм рух күтәренкелеге, үткәнгә һәм милли-мәдәни кыйммәтләргә ихтирамлы мөнәсәбәте бүгенге көндә лаеклы тормыш дәрәҗәсе булдыруга ышаныч бирә. Районыбыз халкы әлеге күркәм датаны күтәренке кәеф һәм хезмәт уңышлары белән каршылый. Башкарган эшләребезнең нәтиҗәсе республикабыз, районыбызның үсешенә безнең өлешебез ул! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет телим. Республикабыз һәм районыбыз чәчәк атсын!

Күчемсез милек өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу сораулары буенча "Кайнар телефон линиясе" үткәрелде. Казанда гражданнарның сорауларына күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова җавап бирде. Сезнең игътибарга аларның иң актуальләрен тәкъдим итәбез.
 

17-25 август көннәрендә Кырым Республикасының Кара диңгез районында «Алтын Мәйдан-Кырым»-2019 Халыкара фольклор инклюзив фестиваль-конкурсы узды. Анда безнең районнан иҗат коллективлары: Колаңгы күп функцияле үзәгенең «Салават күпере» вокаль ансамбле һәм Иске Тәрбит күпфункцияле үзәгенең «Сәүдияр» фольклор ансамбле катнашты.
 

2019 елгы уракта катнашучы механизаторлар арасында хезмәт ярышы дәвам итә.
 

28 август көнне Кайбыч районында Кайбыч урманчылыгында һәм махсус орлыкчылык хуҗалыгында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булып узды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Безнең районның урман хезмәткәрләреннән тыш, семинар-киңәшмәдә Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Идел буе, Шәһәр яны районнары урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары җитәкчеләре, шулай ук бу зонаның махсус орлыкчылык хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
 

ТР буенча Кадастр палатасы һәм Татарстан Росреестры күршеләр белән кишәрлек чикләрен килештерү буенча инструкция әзерләделәр.
 


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

28 августта Кайбыч хастаханәсендә районның фельдшер-акушерлык пунктларының медицина хезмәткәрләренең киңәшмәсе узды. Хастаханә мөдире Газимагомед Магомедов, участок табиб-терапевты Гөлшат Магомедова, участок табиб-педиатры Шәрәфуллина Ләйсән фикер алышына торган темалар: гриппка каршы вакцинация, дәвалау һәм профилактика, гөмбә белән агулану – ашыгыч ярдәм күрсәтү һ. б. каралды.
 

Стратегик инициативалар агентлыгы балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән иң яхшы идарә практикалары конкурсын башлап җибәрә. Иң яхшы практикалар «Смартека» СИАның әзер карарлар китапханәсенә кертеләчәк һәм Россия төбәкләрендә тиражлау өчен тәкъдим ителәчәк.
 

Киләсе елда Россиядә төп вакыйгаларның берсе булып гомум халык санын санау булырга тиеш. Ул көз көне булачак һәм беренче чиратта, россиялеләрнең исәпкә алу битен онлайн тутыру мөмкинлеге белән аерылып торачак.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International