«Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, кадерле ветераннарыбыз! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сез халык хуҗалыгы һәм кешеләр өчен гаять мөһим һәм кирәкле хезмәт башкарасыз. Яхшы юллар - бик күп эш һәм башлангычларда уңышның күп өлешен тәэмин итүче фактор ул. Районда юл төзелешенә, аны ремонтлауга зур игътибар бирелә. Максатыбыз - барлык торак пунктларда да юлларны тәртипкә китерү, авыллар арасында юллар салу. Юлчыларның хезмәте җиңелдән түгел. Төрле һава шартларында, көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә, әмма сез сынатмыйсыз. Намуслы тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Юл төзүчеләргә яңадан-яңа үрләр, тигез юллар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм уңышлар телим».