ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Безнен заман» эшче яшьләр иҗаты республика ачык телевизион фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. 25 сентябрьгә кадәр республика предприятиеләренең үзешчән артистлары һәм иҗат коллективлары «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты» номинацияләрендә ел саен үткәрелә торган конкурста катнашуга гариза бирә алалар.
 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда көзге бодай чәчү бара.  "Кубня" агрофирмасы (97 %), "Дубрава" (77 %), "Туган Як-Агро" (81%) хуҗалыклары чәчүне тәмамлап киләләр, ә "Золотая Нива", "Подберезье" агрофирмасы хуҗалыклары чәчүне төгәлләделәр. Шулай ук районда туфракны төп эшкәртү бара, ул 28 процентка төгәлләнгән.
 

2019 елның 17 сентябрендә Олы Кайбыч авылы мәдәният йорты базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы "Росток" "психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге" дәүләт автоном белем бирү учреждениесе белән берлектә 2019/2020 уку елында укучыларга социаль-психологик тест үткәрүне оештыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
 

16 сентябрьдә үз көченә кергән мөһим яңалыклар арасында кадастр инженерларының Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) мәгълүмат соратып алу хокукын раслау, шул исәптән күчемсез милек хуҗаларының почта һәм электрон адреслары турындагы мәгълүматларны да.
 

Хөрмәтле салым түләүчеләр!
 

2019 елның 6 сентябрендә районның клуб учреждениеләре хезмәткәрләренең Апас һәм Кайбыч районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге өлкән тикшерүчесе Шәфигуллин Илшат катнашында эш киңәшмәсе узды.  Үз чыгышында ул кешеләр күпләп җыела торган урыннарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, беренчел янгын сүндерү чаралары турында, гадәттән тыш хәлләр вакытында - янгын һәм янгын вакытында эш урыннарында ничек эшләргә кирәклеген билгеләп үтте.   Бу профилактик эш ел саен мәдәният хезмәткәрләре белән үткәрелә, авыл клубларында һәм мәдәният йортларында клуб формированиеләренең эшен дә исәпкә алып башкарыла.
 

Марат  Әхмәтов бүгенге  көннән гадәттәге  көзге  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренең  эшли башлавы  турында  да  әйтте,  алар  һәр атнаның  шимбәсендә    28 декабрьгә  кадәр  булачак. 


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланганнан соң, гадәттәгечә, җир пайларының милекчеләренә ашлык өләшү башлана. Надеждино авыл җирлегендә яшәүчеләргә бүгенге көндә 211 центнер арпа һәм 215 центнер бодай бирелгән.
 

14 сентябрь көнне Казан шәһәренең "Бәхетле" сәүдә үзәгенең машина кую мәйданчыгы территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда безнең районнан "Кубня", "Дубрава", "Золотая Нива", "Родина", "Подберезье", "СЛ-Агро" авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре, шулай ук Мәлки авыл җирлеге, икмәк комбинаты, "СЛ-Молоко", авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр катнашты.
 

"Иң җырлы авыл" район фестиваленә йомгак ясалды. Республика көне бәйрәмендә "Иң җырлы авыл" конкурсында катнашучылар Сабантуй мәйданы сәхнәсендә чыгыш ясау хокукына лаек булдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International