2019 елның 15 октябрендә Кайбыч муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең актив әгъзалары, җәмәгать тәрбиячеләре составындагы делегация ел саен уздырыла торган «Татарстан Республикасының балигъ булмаган балаларының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Әлеге чара Казан шәһәрендә үтте.