Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Икътисадчылар көне белән котлый

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

11 ноябрьдә икътисадчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге дата Россия Хөкүмәте карары һәм Икътисади үсеш министрлыгы боерыгы нигезендә 2015 елдан үткәрелә башлады.

Бүген икътисадчылар җәмәгать тормышының барлык өлкәләрендә әһәмиятле роль уйныйлар. Илнең үсешенә саллы өлеш кертүче, үз эшенә бирелгән осталардан башка уңышка ирешү мөмкин түгел.

Икътисадта эшләү югары һөнәри осталык кына түгел, заман сулышын, анда булган үзгәрешләрне тоемлый белү, зирәк фикерләү кебек сыйфатларга ия булуны таләп итә.

Райондагы оешма һәм предприятиеләрнең икътисадчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, сәламәтлек, бәхет, шатлыклар, районны үстерүдәге эшләрендә уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International