8 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Агростартап» грант ярдәмендә катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Грантларның гомуми суммасы 313 млн. сум тәшкил итте. Конкурска тәкъдим ителгән 132 крестьян (фермер) хуҗалыгы арасыннан 103 КФХ 2 млн.сумнан алып 4 млн. сумга кадәр грантка ия булды.
Безнең районнан грант алучылар Әсхәт Закиров һәм Рамил Фәсахов булды. Без аларны котлыйбыз!