ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

21 ноябрь көнне, «Әниләр Көне» бәйрәме алдыннан, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе инициативасы белән, Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе белән берлектә, Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында «әниләр мәхәббәте белән Гүзәл дөнья»дигән республика акциясе узачак.

 


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Якындагы 1-3 сәгатьтә көн дәвамында һәм 19 ноябрь кичендә Казанда һәм Татарстан Республикасы буенча урыны белән көчле бозлавык көтелә.
 

Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге, Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсе эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм һәркем өчен мөмкин булуын арттыру максатларында, эшкуарлык җәмәгатьчелеге компетенциясе кысаларында эшкуарларга һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренә түләүсез консультация ярдәме күрсәтүне оештыра.
 

Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә 24 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр тимераякта шуу буенча уку- өйрәнү җыены булып узды. Әлеге җыенда физкультура укытучысы Фрат Җиһаншин кул астында шөгыльләнүче Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбеннән укучылар - Асия Мадаминова, Айназ һәм Айнур Билалиевлар, Илназ Әхмәтҗанов да бар иде. 

 

18 ноябрь көнне Мәлки авылында яшәүче Андреева Елизавета Григорьевна үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу истәлекле көнне юбилярны район башлыгы исеменнән Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков котлады.
 


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 1 нче октябрь көненнән тугызынчы мәртәбә #әдәбимарафон проекты башланып киткән иде. Бу марафон Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үткәрелә. Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт- татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект барышында катнашучылар вакытны дөресрәк файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернытын файдалы мәгълүмат – татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын , белемнәрен ныгытып, киләчәктә үзләреннән-үзләре төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.
 

16 ноября в Йошкар-Оле прошел межрегиональный фестиваль-конкурс "Энҗе бөртекләре эзләп".

Республикада  көзге  культуралар тиешле  срокларда  чәчелде,  чәчүлекләрнең 80%ы  яхшы  халәттә.   Бу хакта  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары Наил  Залаков  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сезонлы эшләрнең  барышы  турында  сөйләгәндә  хәбәр  итте.  

Балалар өчен «үзенчәлекле ата-ана, үзенчәлекле бала» социаль - психологик үсеш программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның 15 ноябрендә “Өмет” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар белән дәрес оештырылды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International