14 декабрь көнне Мәлки авыл җирлегендә Әфганстандагы хәрби бурычын үтәгән, әмма бик иртә бездән тыныч тормыштан китеп барган сугышчы-интернационалистларга мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Мәлки авылыннан Сергей Александрович Козлов, Юрий Владимирович Петров, Валерий Артемьевич Шпаков һәм Кыр Буасы авылыннан Владислав Александрович Арбузовка мемориаль такталар куелды.
Тантаналы ачылышта район башлыгы урынбасары, сугышчы-интернационалистлар, яшь армиячеләр, үлгән әфганчыларның туганнары, авылдашлары катнашты.