21 ноябрь көнне район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Ул залда утыручы барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, барысына да нык сәламәтлек, уңышлар, иминлек теләде.
2019 елның 27 ноябрендә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрү планлаштырыла.
Бүген Лаеш районының «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Федераль корпорациянең («КУЭ «Корпорациясе»АҖ) стратегик сессиясе уза. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге район делегациясе дә катнаша.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 20 ноябрьдә район аграрчылары кукуруз җыюны төгәлләделәр. Культураны 5638 га мәйданнан тулаем җыем 101872 тонна тәшкил итте, бу 2018 елга караганда 41% ка артык. Уртача уңыш-181 ц/га (2018 ел дәрәҗәсеннән 59% ка артык).
20 ноябрь көнне Олы Подберезье урта мәктәбе базасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән күчмә утырышы булды. Утырышта район прокуроры Алмаз Сөләйманов, Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев катнашты.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «АгроСемЭксперт» мәгълүмати платформасы аша чәчү өчен кирәкле орлык табу мөмкинлеге турында хәбәр итә, ул Россельхозүзәк тарафыннан эшкәртелгән һәм районда һәм тулаем республикада тәүлек әйләнәсе режимында мәгълүматлар алу, шулай ук орлык фондын контрольдә тоту мөмкинлеге бирә.
17 ноябрь көнне Кама Тамагы районының «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең һәм команда беренчелегенең зона этабы узды.
Хөрмәтле Рамилә Галәветдиновна!
Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз!
Сезгә күп көч һәм энергия, нык сәламәтлек, күңел көрлеге һәм барлык планнарыгызның һәм иҗади идеяләрегезнең тормышка ашуын телибез. Гомер юлыгыз якты кояш кебек булсын, һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын. Эшегездә зур уңышлар Сезгә, бәхетле булыгыз!
Шушы көннәрдә Кошман авылында яшәүче Ногманова Роза Вадик кызы үзенең юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова котлады. Ул Роза Вадиковнага район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды, аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләде.
19 ноябрь көнне Буа шәһәрендә социаль ярминкәнең муниципальара этабының йомгаклау чарасы булып узды. Анда безнең районнан гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Заһидуллина катнашты.