13 декабрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәте ветераннары белән очрашты. Алар арасында - Югары Совет һәм Дәүләт Советының элеккеге җитәкчеләре, депутатлар, шәһәр һәм район Советлары рәисләренең урынбасарлары. Очрашу ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында ветераннарның үз инициативасы белән узды.
Фәрит Мөхәммәтшин җыелучыларга Парламентаризм үсешенә зур өлеш керткәннәре, республиканың иҗтимагый тормышында катнашулары, актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде.
Очрашуда безнең районнан муниципаль район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты.
Фото һәм текст http://gossov.tatarstan.ru сайттан алынды.