Бүген 10 сәгатьтә Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең «2019 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең көтелгән нәтиҗәләре һәм 2020 елга Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында»гы мәсьәлә буенча уртак коллегиясе булачак.
Безнең районнан әлеге утырышта муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм районның финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова катнашачак.