
1 февральдә Чүпрәле районының «Алтын Барс» боз сараенда Чүпрәле муниципаль районы башлыгы һәм Илдар Халиуллов истәлегенә алкалы хоккей буенча традицион ачык турнир узды.
Киеренке көрәштә безнең район командасы турнир җиңүчесе булды һәм Чүпрәле районы башлыгы кубогына лаек булды. Без аларны котлыйбыз!