20 февраль конне Кайбыч муниципаль районы башлыгы призына «Салават күпере» спорт - сәламәтләндерү комплексында йөзү буенча ярышлар үткәрелде. Ярышта Кайбыч районы оешмалары, муниципаль учреждениеләре һәм авыл җирлекләренен ир-атлары катнашты. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм «Салават күпере»спорт – сәламәтләндерү комплексы ачылуга 5 ел тулуга багышланган иде.
Ярышлар дүрт яшь категориясендә узды һәм 3 х 50 метрлы эстафета ярышлары белән тәмамланды, анда Кайбыч район электр челтәрләре йөзүчеләре иң көчлеләрдән булып чыкты, икенче – өченче булып Олы Кайбыч урта мәктәбе һәм янгын часте командалары килде. Ярышларда гомуми команда җиңүе Кайбыч электр челтәрләре йөзүчеләренә бирелде, икенче урында - Олы Кайбыч урта мәктәбе, өченчедә – Борындык авыл җирлеге. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар район башлыгы исеменнән дипломнар, истәлекле медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Бу ярышның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау торды, чөнки спорт сәламәтлекне саклый, кеше организмын үстерә һәм ныгыта.
.jpg)