Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

2020 елның 23 феврале, якшәмбе

                       Хөрмәтле Ватанны саклаучылар!

    Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Бу бәйрәм илебезне һәрвакыт саклаган сугышчыларның батырлыгын һәм намусын гәүдәләндерә. Рухның ныклыгы, каһарманлык, фидакарьлек  Ватан сугышының авыр елларында аеруча күренә. Үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән һәм илнең территориаль бөтенлеген саклаган хәрбиләр буыны, ветераннарга лаеклы алмаш булды.

     Бу көнне погон йөртүчеләрне генә түгел, илебез иминлеге өчен эшләүче, аның мәнфәгатьләре белән яшәүче, аның иминлеге өчен хәлиткеч гамәлләргә әзер булган Ватаныбызның барлык патриотларын да котлыйбыз. Бу дата илебезнең ир-атларына аларның янәшәдәге кешеләрнең өмете һәм таянычы булуын искә төшерә. Бу-чын ир-егетләр бәйрәме.

      Кадерле Кайбыч районы халкы! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Чын күңелдән гаилә иминлеге, барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар, планнарыгызның тормышка ашуын һәм куелган бурычларыгызның үтәлүен телим. Һәр көн сезгә шатлык кына алып килсен, күп кенә кызыклы очрашулар һәм вакыйгалар! Нык сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм Зур гаилә бәхете!

       Кайбыч муниципаль район башлыгы А. И. Рәхмәтуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International