ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

21 гыйнварда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Яңа елда туган сабыйларның гаиләләрне котлады.

     21 гыйнвар көнне Кече Мәме авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Хисап җыелышында ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Кайбыч урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илгиз Хаффазов һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашты.


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Барыгызны да Татарстан Республикасының атказанган артисты Иркә һәм «Бәйрәм» ансамбленең концерт программасына чакырабыз. Билет бәясе 400 сум. Белешмәләр өчен Телефон: 2-13-12, 2-16-72

20 гыйнвар көнне Иске Тәрбиттә авыл җыены булып узды. Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев, «Гөбнә" агрофирмасы ширкәте директоры Валерий Поляков, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - идарә) 2020 елның 21 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр сөт продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча «кайнар линия» үткәрү турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 4943 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

 
 

19
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе

Бүген Буада Илһам Шакиров исемендәге "Татар моңы" Халыкара телевизион конкурсының беренче сайлап алу туры узды. Безнең районнан анда "Эстрада вокалы" юнәлешендә "Солист-вокалчы" номинациясендә район мәдәният йорты хезмәткәре Ләйсән Шамилова һәм муниципаль район башлыгы матбугат секретаре Рәмис Закиров катнашты.


18
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Агымдагы елның 17 гыйнварында Олы Кайбыч авылының "Рәйхан" кафесында район үзәгендәге Төзүчеләр, Чишмә һәм Кояшлы бульвар урамнары киселешендә урнашкан Җиңү Паркын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булды.

Бүген муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Алтын Кырлар" хуҗалыгында терлекләрне кышлатуның барышы белән танышты. Ул районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов һәм район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илсур Зыядиев белән Багай һәм Араслан авылларының сөт-товар фермаларында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International