Кайбыч муниципаль районы профсоюз активы конференциясе

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

     Кичә 3 март конне, район Башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин катнашында Кайбыч муниципаль районы профсоюз активы конференциясе узды.

     Бүгенге көндә Кайбыч районының профсоюз оешмасы үз сафларында 355 әгъза исәпләнә һәм 12 башлангыч һөнәри оешманы берләштерә. Профсоюз әгъзаларының социаль-хезмәт хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, социаль партнерлыкны үстерү, халыкны эш белән тәэмин итү, хезмәтне һәм сәламәтлекне саклау, хокук саклау эше, финанс һәм яшьләр сәясәтен тормышка ашыру оешмаларның төп юнәлешләре булып тора.

     Кайбыч муниципаль районында профсоюзның ышанычлы вәкиле Рамилә Айзатуллова әйтүенчә:

- Без илдә, республикада, районда тормыш дәрәҗәсенең бер урында гына тормавын күрәбез. Ул көннән-көн арта бара. Бу үсеш белән беррәттән хезмәткәрләрнең хезмәт, ял һәм көнкүреш шартлары да көчәя. Ә бу профсоюзларның теләсә кайсы юнәлештәге җаваплылыгы арта дигән сүз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International