Бүген район мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык-2020 " республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең финал туры узды. Фестиваль заманча эстрада сәнгате өлкәсендә республика әһәмиятендәге зур хәрәкәт булып тора һәм Татарстан Республикасы Президенты патронажы астында уза. Быел "Созвездие-Йолдызлык" яшьләр фестивале Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлана.
Район турында җиңүчеләр һәм призерлар Буа районында узачак зона турында катнашачаклар.