Район башлыгы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2020 елның 3 марты, сишәмбе

   Бүген 3 март көнне, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин атна саен сишәмбе көнне үткәрелә торган шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Гражданнарны кабул итүгә район башлыгына 15 кеше мөрәҗәгать итте. Иң актуаль мәсьәләләр җир, торак мәсьәләләре һәм матди ярдәм күрсәтү гозерләренә кагыла иде. Кабул итү барышында телдән аңлатмалар бирелде, ә алга таба эшләүне таләп итә торган мәсьәләләр буенча структур бүлекчәләрнең урынбасарларына һәм җитәкчеләренә йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International